«Хокук ачкычы»: әдәби-хокукый уен (12+)

24 февраль көнне 10 нчы санлы китапханәдә «Хокук ачкычы» дигән әдәби-хокукый уен үтте. Чара башында китапханәче уртанчы сыйныф укучыларын кеше хокукларын яклау буенча халыкара һәм Россия оешмалары эшчәнлеге, Балалар хокукы турында Конвенциядә язылган төп хокуклар һәм ирекләр белән таныштырды. 

правовой
10ф.«Правовой кроссворд»
10ф. «Правовой ключик»
10ф. конкурс «Из практики инспектора»

Шуннан соң уен формасында балалар үз белемнәрен күрсәтте. «Әкияти юрист» бәйгесендә хокук бозу очрагын тасвирлау буенча әкиятнең исемен, үзләренең нык ышанучанлыгы һәм ваемсызлыгы аркасында катлаулы һәм куркыныч тормыш хәлендә калган әкият пресонажларын таныдылар. «Хокукый башваткыч»ны яшь хокук белгечләре җиңеллек белән башкарып чыкты, ә «Юридик консультация» бәйгесендә теге яки бу гамәлнең нәтиҗәләрен күрергә өйрәнделәр, хокук бозучыларга нинди җаваплылык тотарга туры киләчәген белделәр. «Инспектор тәҗрибәсеннән» дип аталган бәйгедә командаларга билгеле бер вакыйга мисалы тәкъдим ителде, ә балаларга, үзләренең дедуктив һәм фикерләү күнекмәләрен кулланып, аның асылына төшенергә һәм тәңгәл килмәгән җирләрен табарга һәм ачыкларга кирәк булды. 

Биремнәрне үтәгәндә, залда азарт һәм ярыш рухы хакимлек итте. Уен азагында балалар законнарны белергә, хөрмәт итәргә һәм үтәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килде.   

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: